Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бүген 32 яңа COVID-19 очрагы расланган, 10 кеше савыккан

Татарстанда яңа таҗлы вирусны йоктыручылар саны биш меңнән артып киткән.

Бүген Татарстанда 32 кешедә COVID-19 инфекциясе  табылган, алар барысы да аралашу нәтиҗәсендә йоктырылган диелә республика коронавируска каршы көрәш штабы хәбәрендә. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйләрендә дәвалана.

Саннарга күз салсак авыручылар арасында яше дә, карты да бар. Әмма күпчелекне урта яшьтәгеләр тәшкил итә, бүген мәсәлән 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 13 кеше, 50дән 60ка кадәр - 11, 60тан 70кә кадәр - 3, 18-30 һәм 70-80 яшьтәгеләр - 2, 80 яшьтән 90 яшькә кадәр бер кеше COVID-19 йоктырган.

Гадәттәгечә, вирус йоктыручылар шәһәрләрдә күбрәк, Казанда - 18, Түбән Камада - 3, Нурлатта - 2, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Алабуга, Лаеш, Яңа Чишмә һәм Питрәч районнарында берәр кешедә коронавирус табылган.

Нәтиҗәдә, 14 июльгә Татарстанда барлыгы 5061 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 3916 кеше, шул исәптән 10сы узган тәүлек эчендә савыккан.

Коронавирус безнең арада, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус