Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бүгенгә 90 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән

⚡⚡⚡ Узган тәүлектә Балтачта бер кеше яңа таҗлы вирус йоктырган.

Татарстанда 90 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 4се – читтән кертелгән, 86сы – авырган кешеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырылган. 18 кеше хастаханәләргә салынган, 72се өйләрендә дәвалана.

Иң күп авыртучылар исемлеген гадәттәгечә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр (45 кеше) һәм 50дән 60ка кадәр (20) кешеләр тулыландыра.

Ковидтан зыян күрүчеләрнең күпчелеге Казан шәһәренә туры килә (44 кеше), Яр Чаллыда - 7, Түбән Камада - 6 кеше тәшкил итә. Инде безнең тирәлекне алсак - күрше Арча районында һәм Балтачта берәр очрак теркәлгән.

8 декабрьгә Татарстанда пандемия башланганнан бирле 11 048 COVID-19 очрагы теркәлгән, 9642 кеше, шул исәптән 93е узган тәүлектә терелгән.

Хөрмәтле райондашлар, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Маскаларыгызны кияргә онытмагыз, кибетләргә кергәндә кулыгыздан перчаткаларыгызны салмасагыз бер дә артыгы булмас.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19