Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бүгенгә 94 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән

36 кеше хастаханәгә салынган, 58 кеше өйләрендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган, шуларның икесе читтән кертелгән, калган 92се элемтә юлы белән йоктырылган диелә рәсми чыганак хәбәрендә. 36 кешенең хәле җитди булу сәбәпле хастаханәләргә салынган, 58 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыруны иң күп йоктыручылар рәтен 60 яшьтән 70 яшькә кадәр өлкәннәр тулыландыра - 32, алардан кала 50дән 60ка кадәр өлкәннәр (19), исемлекнең өченче баскычында 30-50 яшьләрдәге ватандашларыбыз (18) тора. 70-80 яшьтәге өлкән буын вәкилләре (12), яшьләр арасында (18-30 яшьтәге) - 6, 80-90 яшьтә - 4 һәм 18 яшькә кадәр 3 бала яңа таҗлы вирус йоктыруы билгеле. Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, бәйрәмнәрдә өлкән буын вәкилләре күбрәк аралаша булып чыга түгелме?..

Бүгенгә 14 торак пунктта яшәүче 94 кеше авыру йоктырган. Сүз дә юк, Казанда - миллионлы шәһәрдә йоктыручылар саны иң күбе - 60 кеше, аннан кала Яр Чаллыда - 7 кеше, Түбән Камада - 6, Яшел Үзәндә - 4, Биектауда һәм якын күршебез Сабада өчәр очрак теркәлгән.  Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлатта икешәр, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан һәм Яңа Чишмә районнарында берәр кеше Covid-19 йоктырган. Шөкер, узган тәүлектә Балтачта ковид йоктыру очрагы теркәлмәгән.

9 гыйнварга Татарстанда барлыгы  14 092 COVID-19 очрагы теркәлгән, 10 903 кеше, шул исәптән 20се узган тәүлектә терелгән.

Дүшәмбедән тагын кызу эш атналары башлана, берүк саклык чараларын тиешенчә үтәп, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлекләрен кайгыртсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19