Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 57 яңа очрагы ачыкланган

Гадәттәгечә, вирус йоктыру очракларының күбесе Казанга туры килә.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 коронавирусы белән 57 кеше зарарланган. Барлык очракта аларның вирусны авыру кешеләрдән йоктыруы булуы билгеле. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«11 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 46 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькәчә кешеләр — 19, икенче урында — 50-60 яшьлекләр — 15 кеше. 60-70 яшьлекләр дә бар — 12 очрак теркәлгән.

Гадәттәгечә, вирус йоктыру очракларының күбесе Казанга туры килә — 27 кеше. Әлмәт районында — 7, Чаллыда 5 кешедә, ни кызганыч Балтачта да бер кешедә авыру ачыланган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада COVID-19 инфекциясен йоктырган 8 706 пациент теркәлгән. Барлыгы 7 713 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 37се — узган тәүлектә. 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус ковид-19