Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда Covid-19дан һәлак булучылар саны 41гә җиткән

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын ике үлем очрагы теркәлгән.

Шулай итеп, Covid-19 корбаннарының саны республикада 41гә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Алабуга районында яшәүче 1934 елда туган кеше яңа коронавирус инфекциясе һәм хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән Алабуга РҮХнә китерелә. Пациентның хәле озакка сузылган хроник авырулар аркасында катлауланган. "Үткәрелгән терапиягә карамастан пневмония дәвалауга авыр бирелә. Пациентның 17 июльдә үлеме теркәлде", — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Казанда Covid-19дан үлүнең тагын бер очрагы теркәлгән. Татарстан башкаласында яшәүче 1948 елда туган хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме бригадасы тарафыннан 18 июльдә РКХнең вакытлыча йогышлы авыруларны дәвалау госпиталенә коронавирус йогышына шикләнеп китерелә. Аның хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмониянең авыр формасы диагностлаштырылган була. Йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының җитди хроник авырулары була. 27 июль көнне ханым вафат була.

Якыннарының һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән коронавирус яңа таҗлы вирус

2
X