Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда COVID-19дан тагын 2 үлем очрагы теркәлгән

Тагын бер кат искәртәбез, коронавирус беркая да китмәде, ул безнең арада, берүк, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

1950 елда туган хатын-кыз 5 июльдә авыр хәлдә РКХнең вакытлыча йогышлы авыруларны дәвалаучы госпиталенә китерелгән. Ул хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония һәм кайбер хроник авырулар белән яңа таҗлы вирустан хастаханәгә салына. Үткәрелә торган терапия фонында 8 июльдә пациентканың хале кискен начарайган. Тулы күләмдә үткәрелгән реанимация чаралары уңышка ирешмәгән, йөрәк эшчәнлеге тукталган.

1961 елда туган Татарстан Республикасында яшәүче кеше, хастаханәдән тыш ике яклы интерстициаль пневмония һәм яңа коронавирус йогышына шикләнеп, Әлмәт РҮХ базасындагы госпиталенә китерелә. Шул ук көнне барлык кирәкле тикшеренүләр узганнан соң, РКОДның Әлмәт филиалы базасында вакытлы йогышлы госпитальгә салына. 6 июльдә сулыш җитмәү билгеләре арту сәбәпле, ИВЛ аппаратына тоташтырылды. Пациентның хәле прогрессив рәвештә начарланган, 11 июль көнне ул вафат булган.

Һәр ике очракта да  үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус