Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда ел саен табибларның 50%ка якыны квалификацияләрен күтәрәләр

Республикада барлыгы 18 меңгә якын медицина белгече эшли.

Татарстанда 18 мең табибның яртысына якыны квалификация күтәрү курслары уза. Бу хакта табиб-онколог, КДМА директоры, РФА әгъза-корреспонденты Рөстәм Хәсәнов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Татарстанда 16-18 меңгә якын табиб эшли. Аларның 8 меңгә якынынын без укытабыз", - диде Хәсәнов.

Хәзер табибларны башка белгечлеккә яңадан әзерләү курслары нибары дүрт ай гына дәвам итә.

«Моннан тыш, без ординатурада ике ел дәвамында 400 гә якын ординатор укытабыз. Без аспирантурада, башка белгечлеккә яңадан әзерләү һәм белемнәрен күтәрү курсларында елына 10 меңнән артык табибларны укытабыз», - дип билгеләде КДМА директоры.

Күп кенә студентлар бюджет акчалары хисабына укый, аларның күбесе аннан соң Татарстанда эшләргә кала.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак,  видеоверсияне «Татар-информ» МАның YouTube каналында да күрергә мөмкин.

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында бүген, ягъни шимбә көнне 18.30 сәгатьтә да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар