Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда хайваннарны котыруга каршы вакцинацияләү дәвам итә

Якын арада вакцинацияләү 31 октябрьдә сәгать 10нан 13 кә кадәр Әмәт торак массивында көтелә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда хайваннарны котыруга каршы вакцинацияләү дәвам итә. Ел башыннан 2,5 млн нан артык баш авыл хуҗалыгы терлеге һәм 189 меңләп йорт хайванына (95 мең песи һәм 94 мең эт) прививка ясалган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ерткыч җанварлар торак пунктларга кереп, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына котыру чирен йоктыра. Профилактика чараларының берсе — йорт хайваннарына, авыл хуҗалыгы терлекләренә вкцинация уздыру», — диелә хәбәрдә. Кыргый хайваннар яши торган урыннарда ораль вакцина салынган. 2020 елда аучы белгечләр белән берлектә, 1,8 млн доза вакцина куеп чыкканнар.

Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларга йөри, урыннарга чыгып вакцинацияләр үткәрә. Ноябрь азагына кадәр мобиль группалар йорт мәчеләре һәм этләренә котыруга каршы вакцина кертәчәк. Профилактик чаралар планы нигезендә, процедура бушлай уздырыла.

Якын арада вакцинацияләү 31 октябрьдә сәгать 10нан 13 кә кадәр Әмәт торак массивында Әмәт урамы, 41 А адресы буенча (кибет алдындагы мәйданчык) көтелә. Адресны төгәлрәк 8-843-272-63-92 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Шулай ук, песи һәм этләр Казанның барлык дәүләт ветеринария клиникаларында вакцинацияләнәчәк.

Котыру (гидрофобия) — үзәк нерв системасына зыян китереп, кеше һәм хайваннарда үлемгә китерә торган йогышлы чир. Ул кешегә хайван селәгәе аша, тешләсә, тырнаса күчәргә мөмкин.  

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котыру чире вакцина