Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда хезмәт коллективларында коронавирус актив тарала башлады

Бер айда көнкүрештә элемтә буенча Covid-19 йоктыручылар саны 14 процентка кимегән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда эш урынында яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арткан. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әгәр сентябрьдә көнкүрештә элемтә буенча 47 процент, ә хезмәт коллективларында 44 процент кеше коронавирус йоктырган булса, октябрьдә бу структура үзгәргән. Хезмәт коллективында 57 процент кеше һәм көнкүрештә 33 процент кеше Covid-19 йоктырган», — диде спикер.

Любовь Авдонина статистикада мондый үзгәрешне предприятие һәм оешма хезмәткәрләре бәрхет сезонына туры килгән яллардан кайту белән бәйле булуын аңлатты.

Республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары эш бирүчеләргә яңа коронавирустан саклану өчен санитар-эпидемиология чараларын үтәргә кирәклеген искәртте.

«Хәзер кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) сезоны дәвам итүен исәпкә алып, коллективларда микроклимат параметрлары үтәлүен карарга кирәк. Бу бик мөһим, чөнки туңу тын юллары вирус инфекциясе авыруларының төп факторы булып тора. Шуңа күрә температура режимын үтәргә һәм контрольдә тотарга кирәк», — диде Любовь Авдонина.

Фото: «Татар-информ» архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус пандемия covid-19 чикләүләр хезмәт коллективлары