Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда короавируслы алтынчы авыру үлгән

Бүгенгә Татарстанда коронавирус йоктыруның яңа туксан очрагы теркәлгән, кызганыч, бер пациент вафат булган.

COVID-19 вирусын йоктыручылар узган тәүлектә 90га җиткән, аларның икесе читтән кертелгән, 88е авыручылар белән элемтәдә булучылар. 33 кеше хастаханәгә салынган, 57 кеше өйдә дәвалана, алар авыруны җиңелчә яки симптомсыз кичерә.

30яшьтән 50 яшькә кадәр 40,  60-70 яшьтәгеләр - 16, 50-60 - 14, 18-30 яшьлекләр - 11, 70-80 яшьлекләр 8 һәм 80-90 яшьлек 1 кеше яңа таҗлы вирусын йоктырган.

Авыру йоктыручылар яшәү урыннары буенча түбәндәгечә бүленә: Казан - 39, Яр Чаллы - 18, Түбән Кама, Апас, Чүпрәре районнарында бишәр, Лаеш, Биектауда дүртәр, Буа, Питрәчтә икешәр, Югары Ослан, Яшел Үзән, Мөслим, Ютазы һәм якын күршеләребез Теләче, Сабада  берәр очрак.

Аллаһка шөкер Балтачыбызда икенче тәүлек инде коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәде.

11 нче майга Тататрстанда 1761 COVID-19 вирусын йоктыручы исәпләнә.

Шулай ук 9 нчы майда 1950 нче елгы Алабуга кешесе вафат булган. 13 апрельдә ул Тукай РҮХнә госпитализацияләнә. 30 апрель Яр Чаллы шәһәренең 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә яңа коронавирус чиренең авыр формасы COVID 19 диагнозы белән күчерелә, аңачы ике яклы полисегментар үпкәләре кабаруы булган. 30 апрельдән үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. Хроник авыруларның авыр төрләреннән интеккән булган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус