Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус белән вәзгыять катлаулану сәбәпле яңа чикләүләр кертеләчәк

«Чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин», — диде Марина Патяшина.

Татарстанда, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен, яңа чикләүләр кертеләчәге турында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында, «Чикләүләр кертергә ниятлибез, бу хакта фикер алышабыз. Коронавирус белән еш авыручы кешеләрнең яшь төркемен ачыклагач, анализлап, киләсе атнада план төзербез», дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, чикләүләрне халык күпләп җыела торган чаралардан башларга кирәк. «Концерт залына тамашачыларны вакөина ясаткан QR-код буенча кертү мөмкинлеген дә өйрәнәбез. Әлегә фикер алышабыз», — дип сөйләде Патяшина.

 

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19