Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

Балтачта узган тәүлектә тагын бер кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе табылган

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше), 50-60 (18 кеше) һәм 60-70 яшь (18 кеше) аралыгында ачыкланган. Җидесе – балигъ булмаган бала.

Казанда – 41, Чаллыда 11, Балтачта 1 очрак теркәлгән. Республиканың башка муниципалитетлары арасында инфекция йоктыручылар саны буенча Яшел Үзән районы (13 очрак) алда бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 927 очрагы теркәлгән, 11 332 кеше (шуларның 69ы – узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19