Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 49 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 081 очрагы рәсми рәвештә расланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«21 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 24, Чаллыда — алты, Тукай районында өч очрак теркәлгән. Республиканың барлыгы 14 муниципалитетында коронавирус очраклары ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 081 очрагы рәсми рәвештә расланган, 21 339 кеше (шуларның 50се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 836 828 кеше (шуларның 5 604е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 620 445 кеше икенче дозаны да алган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19

2
X