Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 3 кеше вафат булган

Тагын 3 гомер өзелгән, 3 гайлә югалту кайгысы кичерә. Вирус берәүне дә аямый, сак булыйк.

8 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1946 елда туган кеше Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә урнаштырыла. Кергәндә ике яклы вируслы пневмония белән яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы диагнозы куела. Дәвалау җитди имгәнү аркасында өзлегүләр белән  катлауланган. Үлем 14 июньдә теркәлгән.

1948 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче кеше 19 июньдә РКХ базасында вакытлыча йогышлы авыруларны дәвалаучы госпитальгә ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган яңа коронавирус диагнозы белән салына. Тикшерүләр узганнан соң Казан шәһәренең 16 нчы номерлы ШКХ күчерелгән. Пациентның хәле авыр дип бәяләнгән, шуның өстенә кайбер хроник авырулары да булган булды. 1 июльдә пациент үлеп киткән.

2 июльдә Яшел Үзән  район үзәк хастаханәсенең COVID-19 белән авыручыларны дәвалау бүлегенә 1976 елда туган ханым яңа коронавирус йогышы белән килгән. Госпитальгә кергән вакытта  хәле үтә авыр дип бәяләнгән. Авыру фонында ике яклы вируслы полисегментар пневмония белән өзлеккән. Үлеме 8 июльдә теркәлгән.

Пациентларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, иирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус