Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус тагын тугыз кешенең үлеменә сәбәпче булган

Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында Татарстанда барлыгы 948 кеше үлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбуган хезмәте хәбәр итүенчә, узган тәүлектә республикада тагын тугыз кеше  коронавирустан үлгән.

Үлүчеләрнең бишесе - 1929, 1950, 1957, 1961, 1970 елгы хатын-кызлар, дүртесе - 1951, 1954, 1957 һәм 1962 елларда туган дүрт ир-атлар икәне билгеле.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 948 кешенең гомере өзелгән.

Алдарак республикада тәүлек эчендә коронавирусның 176 очрагы ачыкланганлыгын хәбәр иткән идек.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән коронавирус ковид-19