Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә республикада яшәүче 89 кеше терелгән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның тагын 91 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, барлыгы 11 784 очрак теркәлгән», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка 8 244 тест ясаган. Татарстанда авырулар белән элемтәдә булган 1733 кеше табиблар күзәтүендә тора.

Республикада коронавирустан барлыгы 10 340 кеше (узган тәүлектә — 89 кеше) терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19