Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып 26 декабрьгә Татарстанда ковид йоктыруның 12784 очрагы теркәлгән.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 26 декабрьгә республикада коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган. Бер кешедән кала барасы да чирне авыру кеше белән аралашкач йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«31 кеше хастаханәдә, 73 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Иң күп авыручылар (39 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Балиг булмаган биш бала авырган. 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән алты кеше авырый.

Казанда авыру йоктыруның - 45 очрагы, Чаллыда 11 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып 26 декабрьгә Татарстанда ковид йоктыруның 12784 очрагы теркәлгән. Бу чорда 10 617 кеше (узган тәүлекә — 23) терелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19