Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган, шуның берсе Балтачта

Республикада пандемия башланганнан бирле барлыгы 7 мең 731 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 39 очрагы теркәлгән.  Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барлыгы - 7 мең 731 очрак», - дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә төбәктә коронавируска 6,4 мең ПЦР-тест үткәрелгән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер көн эчендә республиканың 18 кешесе коронавирустан дәваланды, дип өстәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 ковид