Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның 73 яңа очрагы ачыкланган

36 пациент хастаханәдә, 37 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 73 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да авыруны аралашу юлы белән йоктырган.

«36 пациент хастаханәдә, 37 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«Казанда авыру йоктырган 26 кеше, Чаллыда 17, Нурлат районында биш кеше ачыкланган. Чистай районында биш, Аксубай һәм Лениногорск районнарында өчәр, Алексеевск, Арча, Баулы, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 27 474 кеше авырган, 23 455 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 58 пациент терелгән. 1 094 215 кеше вакцинация узган (үсеш — 2 128), 957,9 меңнән күбрәк кеше икенче прививканы да алган. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19