Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы ачыкланган

Авыручыларның күбесе вирусны республикада йоктырган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән. Аларның дүртесе читтә йоктырылган һәм 81е контакт юл белән йоктырылган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

«19 кеше хастаханәдә, 66 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Авыручыларның күбесе 30-50 яшьлекләр арасында — алар 38 кеше. 50-60 яшьлекләр арасында — 19, 60-70 яшьлекләр арасында — 11, 20-30 яшьлекләр арасында да шулай ук 11 кеше авырый. Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, ә 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар ачыкланмаган.  

Авыру йоктыручыларның иң күбе Казанда — монда 61 кеше авырый. Башка муниципалитетлар арасында Чаллы алда бара — монда 11 кеше, ә Лаеш районында дүрт кеше авырый.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 10 мең 168 кеше коронавирус белән авырган. Алар арасыннан 8 мең 912 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 92 кеше дәваланып беткән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 ковид-19