Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Балтачта тагын 2 кешедә короновирус расланган.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85, шул исәптән Балтачта 2 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пациентларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«26 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (22 кеше) һәм 60-70 яшь (22 кеше) аралыгында ачыкланган. Дүртесе – балигъ булмаган бала.
Казанда — 32, Нурлат районында — 10, Чаллыда — 7, Арча районында — 5, Алексеевск, Апас, Лаеш һәм Тукай районнарында – өчәр, Аксубай, Балтач, Бөгелмә, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында – икешәр, Әлмәт, Буа, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Тәтеш, Чистай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 217 очрагы теркәлгән, 12 720 кеше (шуларның 97се – узган тәүлектә) терелгән.
Республикада 13 229 кеше «Спутник V» вакцинасын кадаткан, шуларның 2 604е икенче дозаны алган. 33 242 комплект вакцина дозасының 39,8 проценты файдаланылган.
Татарстанда вакцинациягә язылу өчен бердәм номер – 122.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев