Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның 97 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә республикадагы 27 кеше дәваланып беткән.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 97 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, барлыгы 11 мең 975 очрак булды», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка 8 мең 429 тест эшләгән. 1748 кеше табиблар күзәтүендә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтүенчә, узган тәүлектә Татарстанда 29 кеше коронавирустан терелеп беткән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19