Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның тагын 84 очрагы ачыкланды

Соңгы тәүлек эчендә республиканың 98 кешесе терелеп чыкты.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 84 яңа очрагы теркәлгән.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләвенчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 84 очрагы ачыкланган. Шулай итеп, арту буенча Татарстанда 15 707 очрак теркәлгән.

Җамалиева төбәктә белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 8 218 тест үткәргәнлеген әйтте.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә республиканың 98 кешесе сәламәтләнде, дип өстәде. Коронавирустан барлыгы 12 138 татарстанлы дәваланган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19