Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан тагын биш хатын-кыз үлгән

2021 елның 28 декабренә республикада коронавирустан 1425 кеше үлгән.

Татарстанда тагын биш кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды, алар барысы да хатын-кызлар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Covid-19дан 1935, 1936, 1939, 1943 һәм 1950 елларда туган хатын-кызлар үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диделәр министрлыкта.

2021 елның 28 декабренә республикада коронавирустан 1425к кеше үлгән.

Шул ук вакытта республикада ел башыннан 56 мең кеше, 2020 ел дәвамында 54 мең кеше һәм 2019 елгы пандемия алды чорында 42,6 мең кеше вафат булган. Covid-19 инфекциясеннән теркәлә һәм теркәлми торган үлем оочраклары саны арасындагы аерма илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан да, күзәтелә.

 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән ковид