Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды

Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 81гә җитте.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын ике кеше вафат булды. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Казанда яшәүче 1944 елгы ир-ат Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктырып, ике яклы пневмония белән вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары кискенләшү аркасында аның хәле начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», — диделәр министрлыкта.

Ә Яшел Үзәндә яшәүче 1943 елгы хатын-кыз вируслы пневмония диагнозы белән район үзәк хастаханәсенә китерелә. Аның да кайбер хроник авырулары булган.

Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 81гә җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19