Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡☣️ Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 29га җитте.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән.

1949 елда туган Нурлат районында яшәүче бер ир хастаханәгә ике яклы пневмония белән китерелә. Анда Covid-19 расланган була. Пациентның хәле авыр булганлыктан, аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырганнар. 23 июнь көнне үлем теркәлгән.

Икенчесе — Чаллы кешесе. Ул 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында урнашкан госпитальгә китерелә. Диагноз — Covid-19, авыр дәрәҗәдә ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган. Дәвалану ярдәм итмәгән, пациент 8 июльдә вафат булган.

Ике пациентның да үлеменең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә булган.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус