Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле республиканың 166 кешесе яңа инфекция корбаны булды.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктырган тагын ике кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.
1948 елда туган хатын-кыз һәм 1963 елда туган ир-ат инфекция корбаны була. Шулай итеп, Covid-19 инфекциясеннән үлем очраклары 166га җиткән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада коронавирус инфекциясен тагын 96 кеше йоктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев