Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда ковид йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1 038 411 кеше коронавирустан вакцинация узган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 23 кеше ковид йоктырган. Чаллыда шундый 9 очрак, Әлмәт районында алты, Түбән Камада биш, Алабуга, Менделеевск, Тукай һәм Чистай районнарында икешәр очрак, Лениногорск районында бер очрак теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 26 100 тапкыр куелган. Татарстанда 22 700 кеше коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1 038 411 кеше коронавирустан вакцинация узган. Ә 901 058 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19