Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда ковидның авыр формасы белән хастаханәгә салынган пациентлар саны арта

Битлек режимын, социаль дистанция саклау һаман да мөһим таләп булып кала, дип искәртте Владимир Жаворонков.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең уртача һәм авыр формасы белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Инфекция йоктыручылар саны кимесә дә, безне бер факт борчый. Пациентлар азаюга да карамастан, авыр формадан интегүче пациентларның берникадәр артуы күзәтелә», - дип искәртте спикер.

Жаворонков билгеләп үткәнчә, Covid-госпитальләр ачылган хастаханәләрнең баш табиблары киңәшмәләрдә элегрәк күпчелек пациентларның өйдә дәвалануын, бүген исә уртача һәм авыр форма белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны артуын искәртә.

«Әлеге фактор “Covid бетте, хәзер ул юк” дигән сүзләрдән баш тартырга мәҗбүр итә. Битлек режимын, социаль дистанция саклау һаман да мөһим таләп булып кала», - дип сүзен төгәлләде министр урынбасары. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус