Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда предприятиеләрдә коронавируска каршы вакцинация башланды

Гыйнвар аенда республика тагын 190 мең доза «Спутник V»алачак.

Татарстанның эре предприятиеләре хезмәткәрләрен эш урыннарында коронавирустан вакциналаштыра башладылар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышыннан соң журналистлар белән аралашканда хәбәр итте.

"Вакциналау программасы буенча бездә бүген 68 вакцинация ноктасы билгеләнде, алар артачак, чөнки медицина учреждениеләреннән тыш, безнең сәнәгать предприятиеләре мәйданчыкларын да җәлеп итәчәкбез. Мондый эш „Казаноргсинтез“да булачак. "КАМАЗ" да эш башланган һәм дәвам итәчәк", - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татарстанлылар мисалында вакцинаның куркынычсызлыгына инанды. Республика инде 13,4 мең доза препарат алган, шуларның 6 меңе инде тотылган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу айда Татарстанга 190 мең доза «Спутник V»партиясе киләчәк.

"Вакцинация исәбенә без куркынычсызлык күрсәткеченә ирешербез дигән шигем юк", - диде ул.

Татарстанда прививканы куркынычсыз итү өчен барысы да бар: дәүләт хезмәтләре порталында язылырга, чиратсыз вакцинациягә килергә мөмкин, поликлиникаларда агымнар бүленеше саклана, дип аңлатты ТР Президенты.

«Көн саен бу мәсьәлә безнең контрольдә», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация