Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә 176 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 29,8 мең очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 176 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«40 кеше хастаханәгә озатылган, 136 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 68, Чистай районында — 27, Чаллыда — 26, Зәй һәм Саба районнарында — алтышар, Әлмәт районында — биш, Биектау, Алабуга, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында — дүртәр, Аксубай, Питрәч һәм Тукай районнарында — өчәр, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында — икешәр, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Теләче һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 29,8 мең очрагы теркәлгән, 24,7 мең кеше (шуларның 112се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1,4 миллион кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 миллионнан артыгы икенче дозаны да алган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19