Татарстанда соңгы тәүлектә 3 621 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 84 250 очрагы теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 3 621 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 392 кеше хастаханәгә озатылган. «18 яшькә кадәрге балалар - 410 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.
Казанда – 1 260, Чаллыда – 531, Түбән Кама районында – 255, Әлмәт районында – 246, Балтачта 14 очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 84 250 очрагы теркәлгән. 2 443 074 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 1,9 миллионнан артыгы вакцинациянең тулы курсын узган. 227 меңгә якын кеше ревакцинация үткән.
Чыганак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев