Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«30 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (23 кеше) һәм 60-70 яшь (23 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, әлеге вирусны эләктергән пациентларның икесе – балигъ булмаган бала, 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк.

Казанда коронавирусның – 47, Чаллыда биш очрагы ачыкланган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында инфекция йоктыручылар саны буенча Нурлат (җиде очрак), Түбән Кама (биш очрак) һәм Кама Тамагы (дүрт очрак) районнары әйдәп бара. Коронавирус очраклары барлыгы 16 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 189 очрагы ачыкланган, 11,5 меңнән артык кеше (шуларның 97се – узган тәүлектә) терелгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында искәртүләренчә, республикада 8 183 кеше коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын кадаткан инде, шуларның 1876сы икенче дозаны да алган.

Татарстанга барлыгы 13,4 меңнән артык комплект вакцина дозасы кайткан, шуның 60,9 проценты файдаланылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19