Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7389 очрагы теркәлгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, 24е башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алты кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өендә дәвалана», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (8 кеше) аралыгында ачыкланган, 50-60 яшь һәм 60-70 яшь аралыгында алтышар очрак теркәлгән.

25 очракның ундүрте Казанга туры килә. Буа районында – өч, Кама Тамагы һәм Питрәч районнарында икешәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7389 очрагы теркәлгән, 6298 кеше (шуларның 28е – узган тәүлектә) терелгән.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19