Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

Диагностика башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7 899 тапкыр куелган.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер кеше хастаханәгә салынган, 42се өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Авыручылар саны буенча Казан беренче урында тора, монда 29 кеше авырган. Чаллыда - бер, Югары Осланда - биш, Әлмәттә - өч, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлатта - берәр очрак.

Диагностика башланганнан бирле, республикада «коронавирус инфекциясе» 7 899 тапкыр куелган. 6 756 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 15 кеше узган тәүлектә терелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19