Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган

18 яшьтән кечерәк татарстанлы арасында инфекциянең биш очрагы ачыкланган.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»).  Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 79 кеше өйдә дәвалана», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр (28 кеше), шулай ук 18 яшьтән кечерәкләр арасында инфекциянең биш очрагы ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (44 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – 14, Түбән Кама районында - җиде, Әлмәт һәм Тукай районнарында дүртәр очрак теркәлгән.

Республикада пандемия башланганнан бирле 11,7 меңгә якын кеше вирус белән чирләгән, 10,2 мең кеше, шул исәптән үткән тәүлектә 92 кеше терелгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19