Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 52 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 22 957 очрагы расланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Шул рәвешле, инфекция йоктырган пациентларның саны арту тенденциясе саклана.

«24 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 18, Чаллыда 17 очрак теркәлгән. Коронавирус инфекциясен йоктыручылар республиканың барлыгы 12 муниципалитетында ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 22 957 очрагы расланган, 20 455 кеше (шуларның алтысы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 664 686 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 438 114 кеше икенче дозаны да алган.

Россиядә коронавируска каршы массакүләм вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин да гражданнарны әлеге инфекциягә каршы прививка ясатырга чакырды.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19