Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 101 яңа очрагы ачыкланган, шуның икесе Балтачта

Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 12 174 очрагы теркәлгән.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 101 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 76 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (27 кеше) һәм 60-70 яшь аралыгында (26 кеше) булуы билгеле. 9 пациент 18-30 яшь аралыгында, унтугызы 50-60 яшьтәгеләр. 70-80 һәм 80-90 яшьтәгеләр арасында тугызар очрак теркәлгән. Чир йоктыручылар арасында балигъ булмаган ике бала да бар.

Казанда — 50, Чаллыда — 12, Түбән Кама районында — 6, Яшел Үзән районында — 5, Әгерҗе районында — 4, Актаныш, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Лениногорск, Тукай районнарында — икешәр, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 174 очрагы теркәлгән, 10 488 кеше (шуларның 22се — узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19