Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан ике кеше үлгән

Covid-19 инфекциясе тарала башлаганнан бирле, республикада барлыгы 126 кеше әлеге авыру корбаны булды.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Үлүчеләрнең берсе — 1962 елда туган ир-ат. Аны хастаханәгә китергәндә яңа коронавируслы инфекция пневмония белән катлауланган булган. Пациентның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе аркасында начарланган.

1972 елда туган ир-атны хастаханәгә пневмония белән салалар. Пациентның хроник авырулары булган, дәвалау сулыш алу җитешсезлеге аркасында катлауланган.

Коронавирус тарала башлаганнан бирле республикада әлеге инфекциядән барлыгы 126 кеше үлгән.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19