Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда сөяк мие донорлары регистры төзелә

“Мондый күзәнәкләрне кешегә биреп, кемнеңдер гомерен коткарып калуны аңлау мөһим”, - диде Республика кан үзәге баш табибы урынбасары Айрат Талипов.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сөяк мие донорлары регистры төзелә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Республика кан үзәге баш табибы урынбасары Айрат Талипов сөйләде.

“Без быел сөяк мие донорлары буенча эш башладык. Кан бирүче донорларны сөяк мие донорлары булырга өндибез. Аларга шушы регистрга керергә тәкъдим итәбез. Өч ай эчендә 800 дән артык кеше керде”, - диде ул.

Табиб сүзләренчә, 18 яшьтән 60 яшькә кадәр сәламәт булган теләсә кем сөяк мие доноры була ала. “Бүген Татарстанда 6 меңнән артык потенциаль донор исәпләнә. Донор ризалашса, анализ өчен 4 мл кан алына. Без Идел буе федераль университетына медицина лабораториясенә җибәрәбез, алар канның аксымлы составын билгели һәм сөяк мие күзәнәкләре регистрына кертә”, - диде.

Айрат Талипов әйтүенчә, донордан реципиентка мондый кан 10 меңгә 1 очракта гына туры килергә мөмкин. “Мондый кәүсә күзәнәкләр (стволовые клетки) кертүгә рак, ВИЧ белән авыручылар мохтаҗ. Хәзер мондый донорларга ихтыяҗ арта. Регистрны арттырган саен, авыруларга туры килә торган донорлар да күбрәк булачак. Мондый күзәнәкләрне кешегә биреп, кемнеңдер гомерен коткарып калуны аңлау мөһим”, - ди табиб.

Әңгәмәдәш кәүсә күзәнәкләре алу куркыныч процедура булмавын әйтте. “Бу процедура стационар шартларында уза. Беренче ысул гомуми наркоз астында 40 минут дәвамында башкарыла. Ул оча сөягендә берничә тишек ясап алына. Икенче ысулда донорга дүрт көн махсус препарат кертелә. Аннары бер кулындагы кан тамырыннан кан алып, икенче кулына кертәләр. Бу алым 4-5 сәгать дәвам итә. Донор уңайлы ысулны үзе сайлый”, - ди ул.

Айрат Талипов әйтүенчә, донор биргән күзәнәкләр 7-10 көндә торгызыла. Ул өстенлекләрне санап үтте. Процедурадан соң бер ел эчендә донорның тормышы иминиятләштерелә. Сөяк мие доноры дигән белешмә бирелә. Гомер дәвамында 500 сум күләмендә айлык салым акчасы чигерелә. Донациядән соң алты ай узгач, өстәмә лаборатор тикшеренү үткәрелә. Регистрдан теләсә кайсы вакытта чыгарга мөмкин.

 

Фото: Абдул Фархан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөяк мие донорлары