Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 12 кеше коронавирустан вафат булган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 1069га җитте.

Татарстанда тагын 12 кеше — җиде ир-ат һәм биш хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 12 үлем очрагы расланган», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Covid-19 вирусыннан 1930, 1936, 1941, 1945, 1946, 1959 1961 елда туган ир-атлар үлгән. Вафат булган хатын-кызлар 1941 (ике очрак), 1947 һәм 1949 (ике очрак) елларда туган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 8 ноябрьгә белешмә буенча, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 1069га җиткән.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән коронавирус