Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 48 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 1,4 мең кеше Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясаткан.

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 48 кеше коронавирус йоктырган. Барлык очракларда да авыру аралашу юлы белән күчкән.

«17 кеше хастаханәгә салынды, 31 кеше өйдә дәвалана», — диделәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Авыручыларның күбесе 30 яшьтән алып 50 яшькәчә кешеләр арасында ачыкланган — алар 22 кеше. Шулай ук республикада 18 яшькә кадәрге ике кеше дә инфекция эләктергән.

Covid-19 инфекциясе таралу географиясе түбәндәгечә: 18 очрак Казанга, җидесе — Кама Тамагы районына туры килә, Азнакай һәм Яшел Үзән районнарында бишәр очрак ачыкланган. Шулай ук дүрт очрак Чирмешәндә, Биектауда ике, берәр очрак Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Питрәч һәм Тәтеш районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирусның 18,8 мең очрагы теркәлгән. 15,4 мең кеше терелгән, шуларның 67се — соңгы тәүлек эчендә.

Бүгенге көндә 106,7 мең кеше коронавирустан прививка ясаткан (тәүлек эчендәге артым -1 449), шуларның 66 597се вакцинаның икенче дозасын алган, дип хәбәр итә "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19