Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус йоктырган

Авыруларның иң күп очрагы Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус йоктырган. Шуларның җидесе читтән кертелгән. Калган 42 очрак элемтә юлы белән йоккан.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Авыруларның иң күп очрагы Казанга (30) һәм Чаллыга (10) туры килә. Тукай районында 4 авыру очрагы, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Яшел Үзән һәм Мөслим районнарында берәр очрак ачыкланган.

15 августка респбуликада барлыгы 24,7 мең кеше коронавирус йоктырган, 21,7 мең кеше терелгән.

921 827 кеше вакцинация ясаткан (узган тәүлектән 4052 кеше прививка алган). 741 702 кеше препаратның ике дозасын да алган. 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19