Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 50 кеше Covid-19 йоктырган

Республика халкының 1 миллионнан артыгы вакцина ясаткан, прививканың икенче дозасы 861 мең 468 кешегә кадалган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның тагын 50 очрагы теркәлгән.

Биш кеше инфекцияне республикадан читтә, 45 кеше башка авыручылар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«14 кеше хастаханәгә озатылды, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Инфекцияне йоктырган 50 кешенең 28е – Казанныкы, 13 кеше Чаллыдан, икешәр кеше Минзәлә һәм Чистай районнарында яшәүчеләр. Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында авыруның берәр очрагы теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия чорында вирус 25 мең 610 татарстанлыда ачыкланды. 22 мең 403 кеше савыкты, шул исәптән соңгы тәүлектә 45 кеше.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус