Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 181 очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.  

«11 кеше хастаханәгә озатылган, 39 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 24, Чаллыда — 14, Тукай районында — 4, Алабуга районында — 2, Аксубай, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 181 очрагы теркәлгән, 21 427 кеше (шуларның 56сы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 857 070 кеше (шуларның 10 012се — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 640 587 кеше икенче дозаны да алган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19