Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус йоктырган
Авыру кешеләр белән элемтәдә булган яки коронавируска шиге булган 4,2 мең кеше табиблар күзәтүендә.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән.
«Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланды. Димәк, республикада барлыгы 24 925 ковид очрагы теркәлде», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Авыру кешеләр белән элемтәдә булган яки коронавируска шиге булган 4,2 мең кеше табиблар күзәтүендә.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйткәнчә, республикада коронавирустан бер тәүлектә 37 кеше терелгән, пандемия башланганнан бирле 21,9 мең кеше дәваланып беткән.
Чыганак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев