Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 57 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 17,5 мең кеше ковид белән авырды.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлде. Ике очрак читтә, ә калганнары элемтә юлы белән үзебездә йоктырылган, диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

«25 пациент хастаханәләрдә, 32 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода.  

30-50 яшьлекләр арасында 17 кеше авырган. 60-70 яшьлекләр арасында 15 кеше вирус йоктырган.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, монда 21 кеше авырый. Чаллыда тугыз кеше вирус йоктырган. Калган муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Биектау һәм Түбән Кама районнары исемлекненң алгы өлешендә — авыруның дүртәр очрагы теркәлгән.

Әлмәт, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мамадыш районнарында өчәр кеше авырган. Югары Ослан һәм Лениногорск районнарында коронавирус йоктыруның икешәр очрагы ачыкланган. Лаеш, Менделеевск һәм Теләче районнарында берәр кеше авырган. Шөкер Балтачыбызда юк әле бу арада, була да күрмәсен иде инде. 

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус инфекциясе белән 17,5 мең кеше авырган. Аларның 14,1 меңнән күбрәге терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 68 кеше дәваланып беткән. 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19