Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 75 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 954 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән, дип яза "Татар-информ".

«29 кеше хастаханәгә озатылган, 46 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше), 60-70 (17 кеше) һәм 50-60 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда – 18, Чаллыда – 13, Нурлат районында 11 очрак теркәлгән. Соңгы тәүлектә республиканың 17 муниципаль районында коронавирус йоктыру очраклары ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 954 очрагы теркәлгән, 13 549 кеше, шуларның 122се узган тәүлектә терелгән. 30 814 кеше вакцина ясаткан, 5 682  кеше инде икенче дозаны да кадатырга өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19