Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 86 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 27 640ка җитте.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«8 октябрьгә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 27 640ка җитте», - дип хәбәр итте спикер.

Коронавирус белән авыручы яки аны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 4 мең кеше табиблар күзәтүендә кала. Бер тәүлек эчендә коронавируска 8,3 мең тест үткәрелгән.

Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әлеге инфекцияне йоктыручылар Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Балык Бистәсе районында аеруча күп булуын әйтте. Бер тәүлектә республикада 36 кеше коронавирустан терелгән.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19