Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 87 кеше коронавирус йоктырган

Республикада узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясеннән 21 кеше дәваланып терелгән

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 87 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 87 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, арту буенча — 14 449 очрак», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 7,8 меңнән артык тест үткәргән. Авырулар белән элемтәдә булган 1537 кешене табиблар күзәтә.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 21 кешесе дәваланганлыгын әйтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19